«Туган телдә укыйбыз»: әдәби укулар (12+)

Бөтендөнья кычкырып укулар көне кысаларында, 5 мартта 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Туган телдә укыйбыз» дигән әдәби укулар үткәрде. 

Уку өчен бердәм рәвештә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның төрле телләргә тәрҗемә ителгән «Шүрәле» әкият-поэмасы сайлап алынды. Габдулла Тукай ялкынлы иҗат юлы үткән шәхес. Аның балалар өчен язылган шигырь һәм әкиятләре туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияли.

Поделиться: